“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укытучылары “Үсеш ноктасы” үзәге базасында кунакта булдылар

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укытучылары “Үсеш ноктасы” үзәге базасында кунакта булдылар. Визитның максаты үзәктә булган заманча җиһазлар белән танышу һәм аны белем бирү процессында куллану мөмкинлекләрен өйрәнү иде.

    Укытучылар цифрлы микроскопларның, температура үлчәү датчигының функционалын практикада бәяли алдылар. 7 класс укучылары тәннең төрле урыннарында кешенең температурасын, кул мускулларының көчен үлчәү кебек мастер-класслар үткәрделәр. Биология укытучысы Заһирова Ф.Ф. дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә җиһазларны куллану методикасы турында сөйләде.

    Мәктәп җитәкчелеге "Үсеш ноктасы" җиһазлары белән танышу укытуга инновацион алымнар кертүгә этәргеч булыр һәм педагогларга укучыларның иҗади потенциалын ачарга ярдәм итәр дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International