Операцияне үткәрү кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өчен "Сәламәтлек нәрсә ул?", "Файдалы һәм зарарлы гадәтләр" темасына тематик класс сәгатьләре үткәрелде, 5-9 класс укучылары өчен наркотикларның зарары турында социаль видероликлар карау оештырылды, аннары наркотик матдәләр, шулай ук электрон тәмәке һәм алкоголь куллану нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук спорт белән шөгыльләнүнең һәм физик активлыкның файдасы турында әңгәмәләр үткәрелде.