Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе «Сезне өйдә көтәләр» акциясенә кушылды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Янчыклар-зур булмаган капчыклар, алар алгы сызыктагылар өчен бик кирәк булачак. Эченә геройларыбыз өчен конфетлар салдылар. Җылылык һәм кайгырту белән эшләнгән һәр янчык — ул бүләк кенә түгел, ә безнең яклаучыларыбыз өчен ярдәмебезнең бер өлеше. Без шушы янчыкны алган һәркемнең аны көтүләрен, аңа ышануларын һәм аның белән горурлануларын белүен телибез! Бу инициатива ярдәм күрсәтеп кенә калмый, балаларда патриотлык һәм җаваплылык хисе дә тәрбияли. Безнең һәркайсыбыз бу мөһим эшкә үз өлешен кертте. Бергә без күп нәрсәне булдыра алабыз, һәм безнең һәр адымыбыз җиңүгә якынайта дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International