Тәрәзә төбендә бакча

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы утырту – үзе бер күңелле эш, бигрәк тә яз көне- табигатьнең яңа нигъмәтләрен авыз итәсе килгәндә. Беренче язгы яшеллек синең күз алдыңда өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. Тәрәзә төбенә яшелчә бакчасы утырту- үсемлекләрнең үсүе өчен яктылык, җылылык, дым, туфрак кирәклеге турында балаларның күзаллауларын киңәйтүнең менә дигән ысулы. "Аленушка" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре балалар белән бергә туфрак, орлык һәм утырту өчен тартмалар әзерләделәр, үсентеләр утырту турында таныштылар. «Тәрәзә төбендәге бакча» шөгыле оештырылды һәм үткәрелде. Беренче утырткан үсентеләр булып суган һәм чәчәк орлыклары булды.Үсемлекләрне тәрәзә төбендә үстерү балаларның танып белү үсешендә, экологик культура, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия.  Үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күзәтеп йөргән балаларның шат йөзләрен һәм кызыксынуларын күрү нинди күңелле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International