Юбилей белән котлау

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман муниципаль районы Советының оештыру бүлеге баш белгече Лилия Тәлгать кызы Хафизованы юбилее белән котлады.

Лилия Тәлгать кызы күп еллар җирле үзидарә органнарында эшли, белемле һәм компетентлы белгеч. Аны югары профессионализм, җаваплылык һәм эшкә бирелгәнлек аерып тора. Ул һәрвакыт хезмәттәшләренә ярдәмгә килергә әзер, үзенең тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклаша.

Фәрит Мөнәвир улы Лилия Тәлгать кызына җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International