18 нче март көнне «Җәлил гимназиясе» ндә «Милләтләр төрлелеге» фестиваль-конкурсы узды. Бу көнне гимназиядә Татарстанда яшәүче халыкларның төрле төстәге жанрлары, җырлары һәм музыкалары белән бәйрәм рухы хөкем сөрде. Матур костюмнар, милли җырлар һәм чаткылап биюләр фестивальгә җыелган кунакларда, педагогларда һәм укучыларда уңай хисләр тудырды. Балалар традицияләр һәм гореф-гадәтләр, халык бәйрәмнәре һәм халыкларның иҗаты турында сөйләделәр. Фестиваль бик җылы, мәрхәмәтле булды. Анда катнашучылар, кунаклар, тамашачылар мондый чараларны уздыру кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки Россия - милләтара конфликтларга урын булмаган күпмилләтле дәүләт.