2025 елның 19 мартында Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры урынбасары катнашында узган киңәйтелгән утырышында балигъ булмаганнарның уен һәм спорт мәйданчыкларында куркынычсызлыгы мәсьәләсе каралды. Җаваплы затларга уен һәм спорт мәйданчыкларында балигъ булмаганнарның иминлеген көчәйтү зарурлыгы турында конкрет йөкләмәләр бирелде.