2025 елның 20 нчы мартында Азнакай политехник техникумы вәкиле һөнәри юнәлеш бирү эше белән «Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» булды. Ул күп профильле, югары дәрәҗәле заманча белем бирү учреждениесе турында, анда практик тәҗрибәле компетентлы укытучылар белем бирә, шулай ук урта звено белгечләре, квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү төркемнәре турында сөйләде. Техникумда укучыларны стипендия, тулай торак, туклану белән тәэмин итәләр һәм алар кыска вакыт эчендә актуаль эшче һөнәре алалар. Уку вакыты сайланган һөнәргә бәйле. Техникумны тәмамлагач, югары уку йортына БДИсыз керү мөмкинлеге бар.