18 март көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, ата-аналар җыелышы булды.
Әти-әниләр алдында Сарман районы буенча полиция участок уполномоченные Сафин Р.Р. чыгыш ясады. Ул "Укучылар арасында хокук бозуларны һәм зарарлы гадәтләрне профилактикалау"темасына чыгыш ясады. Аннары мәктәп директоры Нуртдинов И.И., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бәдертдинова Р. И., укыту эшләре буенча директор урынбасары Мөхәммәтдинова Р. Г. чыгыш ясадылар. Алар 3 чирекне тәмамлау, язгы каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып киттеләр.