«Табигать өчен игелекле эш» язгы игелек атнасы

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

«Җәлил гимназиясе» укучылары «Табигать өчен игелекле эш» юнәлешендә «Язгы игелек атнасы» республика акциясендә актив катнашалар. Акция барышында балалар кышкы мәктәп бакчасында чәчәкләр күчереп утыртуда һәм аларга су сибүдә катнашалар, бу исә табигатьне кайгыртуга ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки балаларда җаваплылык һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт хисе дә формалаштыра. Аларның һәркайсы, командада эшләргә өйрәнеп һәм планетабызның киләчәге турында кайгыртып, уртак эшкә үз өлешен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International