2025 елның 26 мартында Сарман муниципаль районында «Бергәләп тапшырабыз. "БДИ тапшыру көне". Акция 2025 елда бердәм дәүләт имтиханын (алга таба – БДИ) үткәрү технологиясе һәм процедурасы белән барлык кызыксынган затларны, шул исәптән агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын (законлы вәкилләрен) таныштыруга юнәлдерелгән. Бу көнне ата-аналар балалары белән урын алмашу һәм БДИ процедурасын узу мөмкинлеге алачак. Аларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк. Безнең районда акция Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Җәлил бистәсе, Әхмәдиев ур., 39а адресы буенча урнашкан МГББУ«Җәлил гимназиясе» базасында узачак. Чарада күрергә мөмкин булачак: БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә утырту ничек оештырыла; БДИда катнашучыларның эш урыннары нинди; имтихан үткәрү пунктында контроль үлчәү материалларын (КИМ) бастыру һәм сканерлау ничек бара (ППЭ); 2025 елгы ким БДИ нинди. Акциядә теләгән һәр ата-ана катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм кара гель ручкасы булырга тиеш.
Алдан теркәлү өчен Телефон-8 (85559) 2-50-97 Әхмәтшина Рузилә Радист кызы