"Сезне өйдә көтәләр" акциясе

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

"Җәлил гимназиясендә" "Сезне өйдә көтәләр" дигән акция уза. Ул Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Ата-аналар белән бергә укучылар СВО сугышчылары өчен янчыклар тегәләр. Аларны егетләр Георгий тасмасы белән бизиләр. Һәр янчыгына тәм-томнар салдылар. Актив катнашулары өчен укучыларга һәм ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International