Зур Нөркәй урта мәктәбендә бүген дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” исеме астында чаралар үтте.    

2025 елның 21 марты, җомга

Зур Нөркәй урта мәктәбендә бүген дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” исеме астында чаралар үтте.    

    Дәрестән тыш эшчәнлек – федераль дәүләт белем стандартының мөһим бер өлеше. Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру ул – тәрбия һәм социальләшүгә юнәлдерелгән барлык эшчәнлек төре. Бүгенге чарала яшь инспекторлар хәрәкәте “Светофор” отрядының һәм мәктәп китапханәсенең эшчәнлеген күрсәтәләр.  Яшь инспекторлар отрядында теорияне өйрәнеп, шул белемне практикада кулланалар. Мастер-класста яшь инспекторлар отряды җитәкчесе Махубрахманова Л.Т.  китапханәче Сахбутдинова З.Ф. яктылыкны кайтаручы брелоклар һәм значоклар ясарга өйрәттеләр. “Светофор” отряды укучылары “Куян шәһәргә бара” исемле курчак театры күрсәттеләр. Спектакль балаларга юл йөри кагыйдәләрен өйрәтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International