«Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ ндәге «Заманча мәктәп» федераль һәм «Мәгариф» милли проектлары кысаларында барлыкка килгән табигый – фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» ресурс
үзәгендә 9 сыйныф укучыларының индивидуаль проектларын яклау булып
узды.
Уку елы дәвамында үзәктә шөгыльләнүче балалар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән заманча цифрлы лабораторияләр ярдәмендә физика, химия, биология, экология һәм кеше физиологиясе предметлары буенча төрле тикшеренүләр, тәҗрибәләр үткәрделәр. Укучылар үзләренең «Сыек тирәлектә электр тогы», «Кристалллар үстерү», «Көнкүреш химиясе эремәләренең кеше тиресенә йогынтысын билгеләү», «Укучыларның өлгерешенә хәтернең йогынтысы» кебек проектларны тәкъдир иттеләр.
Укучылар максат кую, үз эшчәнлекләрен планлаштыру, эзләү, анализлау, мәгълүматны аңлау һәм башкару нәтиҗәләрен тәкъдим итэ белү кебек бәһасез тәҗрибә тупладылар.