МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә өченче чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. "Чиста буын" акциясе кысаларында укучылар арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләләренә багышланган тема каралды.
Җыелышта тискәре факторларның балаларның сәламәтлегенә һәм киләчәгенә йогынтысы белән бәйле актуаль проблемалар, үсеп килүче буында җаваплылык тәрбияләү турында фикер алышынды. Шулай ук ВПР һәм имтиханнарга әзерләнгәндә ата-аналар һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге кирәклеге турында фикер алышынды.