"ТР көньяк - көнчыгышы"картингы буенча кышкы сезонны ябу тантанасы

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

   22 март көнне Баулы шәһәрендә "ТР көньяк - көнчыгышы"картингы буенча кышкы сезонны ябу тантанасы узды. Бу чарада 2024 - 2025 елгы кышкы сезонга нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә, "Хонда 200" классында Илһаметдинов Роберт 2 урынны яулады. "Хонда 270" классы Лиана Габдрахманова 2 урын. "Кадет" классы Солтанов Әмир-1, Хәсәнов Илнар 2 урынны яулады. "Милли - Юниор" сыйныфы Рүзәл Хәмидуллин-2 нче, Ә Вагыйзов Ислам 3 нче урынны алды. "Милли" класс Мәхмүтов Алмаз 2 урын. Кышкы ярышларның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча "Ялкын" картинг клубы командасы кышкы сезон җиңүчесе булды. Картингчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә картинг буенча җәйге ярышларда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International