МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары "ТРның көньяк - көнчыгышы" картинг турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

2025 елның 25 марты, сишәмбе

22 март көнне Баулы шәһәрендә "ТР көньяк - көнчыгышы"картингы буенча кышкы сезонны ябу тантанасы узды. Бу чарада 2024 - 2025 елгы кышкы сезонга нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә, "Хонда 200" классында Илһаметдинов Роберт 2 урынны яулады. "Хонда 270" классы Лиана Габдрахманова 2 урын.

Кышкы ярышларның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча "Ялкын" картинг клубы командасы кышкы сезон җиңүчесе булды. Картингчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә картинг буенча җәйге ярышларда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International