Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын данлауда, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, зур иҗади җиңүләр, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим.