2025 елның 24 мартында МБГББУ"Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе" базасында башлангыч сыйныф укучыларының "Беренче адымнар" I районара фәнни-гамәли конференциясе узды. МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Илһамова Илина "Сәламәт яшәү рәвеше" секциясендә призер булды. Ул дөрес туклануның һәм даими физик күнегүләрнең мөһимлегенә багышланган проектны тәкъдим итте.