Бөтендөнья театр көне-барлык театр эшлеклеләренең һәм бу сәнгатьне бәяләүчеләрнең бәйрәме.
Театр сәнгате тарихта иң борынгы сәнгатьләрнең берсе булып тора, ул җәмгыятьнең мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
1961 елдан башлап, 50 елдан артык инде 27 мартта барлык театрчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бөтендөнья театр көне алдыннан "Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә" директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Галиева Л. А., тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәлахова Э. М., башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәңгәрәева Н. Н.4 нче В сыйныфында «Бөтен тычканнар да сыр ярата" театрын карадылар, укытучыларга һәм укучыларга "Минем әтием" театры күрсәтелде.