10 апрельдән 22 июньгә кадәр «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе узачак. Бөтен Россия буенча волонтерлар үз шәһәрләре урамнарына чыгачак һәм иганә хисабына «Кызыл канәфер» билгеләрен таратачак. Барлык җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәменә юнәлдереләчәк.
Быел «Кызыл канәфергә» 83 төбәк кушылачак, Татарстан Республикасы – шулар исәбендә! «Җиңү волонтерлары» яки «Күңел яшьләре» программасы волонтерларын очратсагыз, һичшиксез «Кызыл канәфер» акциясендә катнашыгыз һәм ветераннарга ярдәм итүдә үз өлешегезне кертегез!