Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллык сыйфатларын үз эченә ала. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә. Җәлил бистәсенең “Аленушка” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уеннарда көч сынаштылар. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар “Түбәтәй”, “Дүдәк”, “Тирмә”, “Тамчы там” халык уеннарын уйнадылар, ярышларда катнаштылар, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр. Яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.