12 нче апрельдә бөтен ил космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм безгә кешелекнең бөек казанышы һәм илебезнең горурлыгы турында искә төшерә. Бу көнне без космосны яулап алган беренче кеше Юрий Гагарин батырлыгын искә төшерәбез. Бөтен ил буенча мәктәпләрдә әлеге вакыйгага багышланган чаралар уза. "Җәлил гимназиясе" дә искәрмә булмады. Космонавтика көнен бәйрәм итү кысаларында "Поехали!" акция мәктәп укучылары арасында илебез космонавтикасы казанышларын популярлаштыруга һәм космосны үзләштерү тарихында мөһим вакыйгаларга игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, «Җәлил гимназиясе» укучылары галәмнең чиксез киңлекләрен, космик корабльләрне һәм планеталарны күзаллауларын чагылдырган рәсемнәрен күрсәттеләр.