Сарман муниципаль районы Советында киңәшмә

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелде.

"Район мәгариф учреждениеләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләү турында" киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Габидуллин Газинур Азгат улы чыгыш ясады.

"Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге үткәргән чаралар турында" икенче мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Гыйльфанов Руслан Хамбалович чыгыш ясады.

"Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга социаль ярдәм чаралары турында" өченче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы чыгыш ясады.

"Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чаралары планын гамәлгә ашыру турында" дүртенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы чыгыш ясады.

Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Ләке авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич таныштырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International