М.Ю.Лермонтовның "Безнең заман геройлары" әсәре буенча әдәби кичә.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

    13 апрель көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән фотосессия үткәрде. Ул балаларның яшерен сәләтләрен күрү һәм аларга ачылырга ярдәм итү өчен стандарт булмаган укыту методларын кулланды. Бу идеяне аңа унбиш яшьлек кызы - Азалия әйткән. Аның ярдәмендә фотосессия җиңел һәм күңелле узды.  "Барысына да күңелле булды!"- дип уртаклашты Фәйрүзә Габбасовна. Балаларның фотосессия турындагы фикерләре уңай: "Бик ошады. Шәп булды! Шәп! Үзебезне актер итеп хис иттек. Фотосурәтләр сыйфатлы килеп чыкты. Тагын катнашасы килә. Мондый чаралар ешрак булсын иде"...

     Ата-аналар балаларына бүләк иткән шатлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. "Бу бит гомерлек истәлекләр!"- дип нәтиҗә ясадылар алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International