Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты, ә мәктәп территориясен җыештыру - күркәм традицияләрнең берсе. Иртә яз безне җылы һава торышы белән сөендерә, димәк, язгы эшләр башланды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Күтәмәле мәктәбе коллективы һәм укучылары мәктәп территориясен җыештыруда актив катнаштылар. «ЭКОяз-2025» конкурсы кысаларында укучылар мәктәп яны территориясен җыештыруга беренче тапкыр гына чыкмыйлар. Мәктәп яны территориясе һәрвакыт чиста, каралган булырга тиеш. Чүп-чар, коры яфраклар җыю буенча зур эш башкарылды. Мондый эшләр укучыларда әйләнә-тирәбездәге табигатькә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли.