«Экояз-2025» республика бәйгесенең өченче атнасы бара, безнең «Лилия» балалар бакчасы бәйгедә актив катнаша һәм «Җиргә бакча бүләк ит» 🌍🌳 акциясенә кушылды. Планетада яшеллекләр саны елдан - ел кими бара. Мәктәпкәчә балачак- баланың шәхесен, аның экологик культурасын һәм экологик аңын формалаштыруның башлангыч этабы. Яшь буынны табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү аша планетабызның яшел киләчәгенә без инде бүген үк өлеш кертә алабыз,