"Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү" проекты кысаларында Сарман МР агрокласслары укучылары (9 класс) һәм "Агрокласс" проектының муниципаль кураторы (Сарман МР мәгариф бүлеге методисты) Әхмәтшина Р.Р. 2025 елның 15 апрелендә Агрокөч - холдинг: Агрокөч-сервис һәм Агрокөч - МПК предприятиеләренә бардылар. Танып-белү экскурсиясен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Н.И. Сәхуриевка һәм Агрокөч-холдинг җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.