Җәлил поселгында субботник үткәрелде

2025 елның 19 апреле, шимбә

Җәлил поселгында субботник үткәрелде. 
 
Яз – табигатьнең яңарыш вакыты гына түгел, ә шулай ук туган поселокны бергәләп чисталыкка һәм тәртипкә салу өчен иң яхшы чак.
 Бүген Җәлил поселогында субботник үткәрелде, анда барлык оешмалар һәм учреждениеләр, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук поселок халкы актив катнашты.  
Чара кысаланда урамнар, парклар, скверлар, социаль объектлар янындагы территорияләр, шулай ук Дан Мемориалы чистартылды. Өмәдә катнашучылар юлларның чикләрен, тротуарларны чүптән һәм коры агачлардан тазалап, җәмәгать урыннарында бордюрларны аклаттылар. Җыелган чүпне оператив рәвештә чыгару өчен махсус техника кулланылды.   
Шулай ук, поселок халкы кур фатирлы йорт яны территорияләрен җыештырдылар, ишегалларын һәм аның тирәсендәге участокларны тәртипкә китерделәр. Күп кенә оешмалар атна дәвамында икеайлык кысаларында үзләренә беркетелгән участокларда да эшләр башкардылар. Бу чаралар поселокның чисталыгын саклау һәм халык өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.  
Башкарылган эшләр – тирә-як мохиткә җаваплылык белән мөнәсәбәтне ачык рәвештә күрсәтә. Бергәләп күрсәтелгән зур тырышлыклар нәтиҗәсендә поселок тагын да уңайлырак һәм матуррак булла бара!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International