Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Христосның якты Терелүе белән котлавы

2025 елның 20 апреле, якшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Христосның Яңадан терелүе – Пасха белән котлыйм! Рухи шатлык һәм өмет белән тулы бу бәйрәм тормышның яңаруы, игелек һәм гаделлек тантанасы символы булып тора. Пасханың якты бәйрәме һәр йортка тынычлык, татулык һәм иминлек алып килсен. Йөрәкләрегез шатлык, күңелләрегез ышаныч һәм өмет белән тулсын. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм башлангычларыгызда уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International