Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Без чисталык өчен» бөтенроссия өмәсе узды. 2-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп мәктәп территориясен җыештыруга чыктылар. Без бергәләп мәктәп ишегалдын чистарттык һәм уңайлырак иттек! Шулай ук бистә чыршысыннан 9 нчы сыйныфлар чүп-чар җыйдылар. Барыгызга да катнашуыгыз һәм уртак эшкә керткән өлешегез өчен рәхмәт!