Быел Габдулла Тукайның тууына 139 ел тула.Шуңа бәйле рәвештә, Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә " Тукай-безнең күңелләрдә " (Тукай безнең йөрәкләрдә) укучылар конкурсы үткәрелде. 1-11 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның төрле елларындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Һәр сыйныфтан җиңүчеләр билгеләнде.