Сарманнан армиягә беренче «отправка» китте

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Бүген, 21 апрель иртәсендә, районда 2025 елның язгы чакырылышы кысаларында беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә киттеләр.
Сарман районының җиде һәм Мөслим районынының өч егетенә армия хезмәте нечкәлекләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин аңлаттылар. Казанда тирәнтен медицина тикшерү үткәннән соң егетләрнең нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләре билгеле булачак.
Без булачак солдатларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International