Бүген гимназиябездә Туган тел атналыгы башланып китте. Ул 21 - 26 нчы апрель көннәрендә үтәчәк.
Иртәнге сәгатьтән укучыларны һәм укытучыларны Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” жыры белән каршылау кәефләрне күтәрде. Түбәтәйле егетләр, калфаклы кызлар, төрле милли бизәкләр гимназиябезне жанландырып жибәрде.
Атналык программасы буенча каралган “Иң грамоталы укучы” бәйгесе дә булып узды, укучыларыбыз туган телдә диктант яздылар.
Актлар залында 6 б, 8 а сыйныфы укучылары өчен Г.Тукайның тормышы, ижаты буенча чара үтте.