Сәлимгәрәев Равил Фазыл улы, Сарман үзәк район хастаханәсенең беренче категорияле табиб-стоматолог-хирургы, үзенең кече ватанына 1988 елда, Казан дәүләт медицина институтында укуын тәмамлап, интернатура узганнан соң кайта. Сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге казанышлары, озак еллар намуслы хезмәте өчен Равил Фазыл улы районның һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әмма барлык бүләкләр арасында кешенең, гражданинның, докторның югары әхлакый һәм кешелек сыйфатларын белдерә торган аерым бүләк бар - бу "Россия Федерациясенең атказанган доноры"исеме. "Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында" 125-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әлеге бүләк 40 тапкырдан артык кан тапшырган өчен түләүсез бирелә!!!
Сәламәтлек Сезгә озак елларга ДОКТОР!