Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Хәтер бакчасы" акциясе узды. Акциядә мәктәп коллективы, ата-аналар һәм укучылар катнашты.
Акциядә катнашучылар мәктәп ишегалдына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап 80 җимеш агачы утырттылар.
Агачлар һәрвакыт җирдә яшәүне дәвам итү символы булып саналган.
Агач яңа тормышны да, һичшиксез, сугыш турындагы хәтерне дә символлаштыра. Утыртылган һәр агач ул - киләчәктә чәчәк атучы бакча. "Хәтер бакчасы" - ул акция генә түгел, ә ата-бабаларыбызның батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлдерелгән яңа традициянең башы. Утыртылган үсентеләр алар - Ватанны саклаучылар турында искә төшерүче Яшел һәйкәлләр. Әлеге агачлар безгә һәрвакыт Ватанны саклаучылар турында искә төшереп торучылар булыр.