Ачылышта Ләшәү-Тамак урта мәктәбен тәмамлаган атаклы укучылар-тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Дәүләтшин Гамирзан Миргаҗан улы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Яхин Фәрит Зәкиҗан улы, "Татар гаиләсе" бөтенроссия иҗтимагый фонды җитәкчесе Җамалеева г.н. чыгыш ясады.
Конференциянең икенче өлешендә катнашучылар курчаклар, шопперлар, беләзекләр, Җиңү көненә багышланган значоклар, икенчел чималдан фоторамкалар, милли ризыклар ясау буенча мастер - классларда булдылар. Мастер-классларга осталар Гарипова Г. н., Абзалова г. м., Асылшәрипова Р. А., Гарифуллина И. и. һәм Сарман сәнгать мәктәбе укытучылары чакырылган иде. Ахырда җиңүчеләрне бүләкләү булды.