"Җәлил гимназия"се командасының "Милли һәм этномәдәни белем: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" фәнни-гамәли конференциясендә катнашуы

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Бүген "Җәлил гимназиясе"нең "Мәктәп бизнес-старты" проектында катнашучылар технология укытучысы Рузилә Айрат кызы җитәкчелегендә Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә узган "Милли һәм этномәдәни белем: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Балалар үзләренең "1000 пакет урынына Шоппер" проекты турында сөйләделәр, мондый чараларда катнашуның кыйммәтле тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шулай ук үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм уңышлы саттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International