2025 елның 29 апреленда Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Сарман муниципаль районының шәрәфле гражданы, шагыйрә, якташыбыз, милләтебезнең сөекле кызы Клара Гариф кызы Булатованың йөрәге тибүдән туктады.
Клара Булатова - татар әдәбиятында якты эз калдырган, үзенә генә хас матур һәм тирәнтен зыялы иҗат юлы булган язучыларның берсе. Ул гомере буе туган халкы өчен янып яшәде.
Клара Булатованың вафаты киң дөньяга сибелеп яшәүче барлык татар халкы өчен дә зур югалту. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.