Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча ата-аналар җыелышы

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Язгы-җәйге чор башлану белән Татарстан Республикасы юлларында квадроцикллар һәм мототехника катнашында аварияләр саны сизелерлек артты. Шул ук вакытта мондый транспорт чаралары балигъ булмаган гражданнар тарафыннан идарә ителә торган юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчу тудыра. Шул уңайдан 29 нчы апрель көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният йортында гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булып узды, анда ата-аналарга юл-транспорт вакыйгалары статистикасын күрсәттеләр, шулай ук дропперлык һәм урлау темаларын күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International