1 Май бәйрәме алдыннан Олы Нөркәй урта мәктәбендә балалар өчен "Киләчәккә Билет" исемле мавыктыргыч эшлекле уен узды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

1 Май бәйрәме алдыннан Олы Нөркәй урта мәктәбендә балалар өчен «Киләчәккә Билет» исемле мавыктыргыч эшлекле уен узды,  уенны тәрбия буенча директор киңәшчесе Л. Ф. Әхәтова һәм педагог – оештыручы и. Б. Хафизова оештырды. Бу чара укучыларга һөнәрләр дөньясын һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. Уен барышында балалар кызыклы сынаулар уздылар. Алар эшкә урнашканда нинди документлар кирәклеген өйрәнделәр һәм эшкә кандидатлар ролендә чыгыш ясап, әңгәмәгә әзерләнделәр. Хезмәт хакын исәпләүгә аерым игътибар бирелде, бу исә балаларга төрле факторларга карап керемнең ничек билгеләнүен аңларга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, катнашучылар үзләренең уйлап чыгарылган компаниясе өчен реклама булдырып, креативлык күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International