Сарман 4 нче «Сандугач» балалар бакчасында семинар-практикум узды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Бүген Сарман 4 нче «Сандугач» балалар бакчасында  база мәйданчыгы эше кысаларында "Идел буе халыкларының мәдәниятен өйрәнү" темасына семинар-практикум үтте.Практикум барышында тәрбияче Фатихова А.Р. икенче кечкенәләр төркемендә "Альбина бездә кунакта" дигән ачык шөгыль күрсәтте.Балалар татар халык милли киемнәре, орнаментлары белән таныштылар.Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркемендә Закирова Л.Ф. "Дуслык күпере" темасына квест-уен формасында шөгыль уткәрде. Балалар Идел буе халыклары турында белемнәрен актуальләштерделәр. Шөгыльләрдән соң тәрбиячеләр бу  өлкәдә тәҗрибә уртаклашу буенча  мастер-класслар күрсәттеләр.Семинар җылы, эшлекле атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International