Бүген, 30 нче апрельдә, Казанда "Кидспейс" балалар күңел ачу үзәгендә "Мәктәп бизнес-старты" Республика проектының мавыктыргыч 4 нче этабы узды. Балалар тәҗрибәле эшмәкәрләрдән катлаулы бизнес-кейслар чишеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. "Җәлил гимназиясе"нең "1000 пакет урынына шоппер" командасы лаеклы җиңү яулап, 1 нче урынны яулады, дип горурланып хәбәр итәбез. Яшь бизнесменнарыбызны котлыйбыз!