“А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә ата-аналар җыелышы

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә балаларыбызның урамда иминлеге,заманча транспорт чаралары — самокатлар һәм велосипедларның популярлыгы арту сәбәпле, аеруча актуаль мәсьәләләргә багышланган ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәхәбиева Т.Р. чыгыш ясады. Ул индивидуаль мобиль чаралардан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде. Юл йөрү кагыйдәләренә, җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең бурычларына, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен кирәкле саклык чараларына аерым игътибар бирелде. Катнашучылар самокатларда һәм велосипедларда йөргәндә хәрәкәт итү маршрутын дөрес сайлауның һәм тизлек режимын үтәүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук баланың урамда үз-үзен тотышын контрольдә тоткан өчен ата-аналарның җаваплылыгы һәм яшүсмерләргә бәйле куркынычлар турында даими мәгълүмат бирү кирәклеге темалары күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International