Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Анда укучылар Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш керткән авыл халкы ( хезмәт ветераннары һәм тыл ветераннары) турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.