«Лилия» балалар бакчасы «Экояз - 2025» республика бәйгесендә катнашуын дәвам итә

2025 елның 2 мае, җомга

«Экояз - 2025» республика бәйгесе  дәвам итә. Бәйгенең һәр атнасы ниндидер яңа һәм кызыклы әйбер китерә.  Бу атна "Тынычлык, Хезмәт, Май" исеме астында уза. Бу атнада территорияне  җыештыру чараларына аерым игътибар бирелә. Безнең балалар бу чараларда бик теләп катнашалар. Алар йорт яны  территорияләрен җыештырдылар, җыелган чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан  арындырдылар. Бакчалардагы коры үләннәрне җыеп алдылар, агач ботакларын кистеләр һәм аларның кәүсәләрен агарттылар. Мондый уртак хезмәт гаилә традицияләрен формалаштыра. Без балаларыбызның  әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлешләре белән горурланабыз һәм аларның үрнәге башкаларны да табигать турында кайгыртырга  рухландырыр  дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International