Районда чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы бишкөнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев бүләкләделәр. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

Үзебезнең тракторлар буенча

1. Мансур Хафизов ("Сарман" АФ)

2. Наил Кыямов ("Җәлил" АФ)

3. Мәҗит Мәрданшин ("Сарман" АФ)

Чит ил тракторлары буенча

1. Илнур Вәлиев ("Җәлил" АФ)

2. Рафаил Гәрәев ("Нөркәй" АФ)

3. Рамил Галиев ("Сарман" АФ)

Сабан культуралары чәчү буенча

1. Раил Миңнемөхәммәтов ("Нөркәй" АФ)

2. Дамир Гайнуллин ("Җәлил" АФ)

3. Радик Гыйбадуллин ("Нөркәй" АФ)

Шикәр чөгендере чәчү буенча

1. Тәлгать Ибраһимов ("Нөркәй" АФ)

2. Фәрит Гарипов ("Нөркәй" АФ)

3. Рафил Гыйбадуллин ("Нөркәй" АФ)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International