Бүген Җәлилнең 2 нче номерлы» мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы линейка үтте. "Үлемсез полк"йөреше дулкынландыргыч момент булды. 4 нче сыйныф укучылары Ватан өчен батырларча көрәшкән бабаларының портретларын күтәреп бардылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында Яшь армиячеләр тантаналы рәвештә байракларын күтәрделәр, аннары бер минут тынлык белән метроном дөбердәве астында тыныч күк йөзе өчен сугышта һәлак булган батырларны искә алдылар.
Чараны оештыручылар: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галиева Л. А, тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәлахова Э.М, башлангыч сыйныф укытучылары Шәйхелисламова Л. Ф, Борһанова А. С, Шәңгәрәева Н. Н, өлкән сыйныф укучылары Сәфәргалин И, Садыйков И, Сафиуллин К, Яббаров И, Мифтахов Н.