"Бергә укыйбыз " акциясе тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л.Ф. Олы Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары һәм кече сыйныф укучылары белән берлектә "Бергә укыйбыз" акциясе үткәрделәр. Акция «Орленок – тарихи хәтерне саклаучы»трегын узу кысаларында уздырылды. Акциянең максаты: үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына катнашлык хисе формалаштыру, тарихи хәтерне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру.