Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын тормышка ашыру йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия " һәм"Беренчеләр хәрәкәте "ндә катнашучылар тыл ветераны Гарифуллина Катифә Мөталлаповнаны якынлашып килүче бәйрәм-Җиңү көне белән котладылар. Алар Катифә апа истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Катифә апа сугышның авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, тылдагы эше һәм һәр гражданның фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.